Дәүләт Думасының 6-нчы чакырылышы эшлекле узды,бик куп эшләр башкарылды-дип билгеләп утте Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.

2016 елның 24 июне, җомга

Дәүләт Думасының  6-нчы   чакырылышы эшлекле узды,бик куп эшләр башкарылды-дип  билгеләп утте  Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.Чакырылыш эшчәнлеген Россия Президенты В. Путин да югары бәяләде.

–                   Бүгенге көндә без Дәүләт Думасында Татарстаннан 15 депутат эшлибез. Командабыз бик көчле, бердәм. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәрберебезгә федераль программаларны тормышка ашыру өчен республикабызга акча җәлеп итү буенча конкрет бурычлар куйды. Мин – сәнәгать буенча комитет әгъзасы. Бу чакырылышта Татарстанга 27 миллиард сум акча юнәтә алдым. Татарстанда мәктәпләр, балалар бакчалары төзү, мәктәпләргә капиталь ремонт программаларын тормышка ашыру өчен федераль ярдәм күрсәтә алуым турында горурланып әйтәм, – диде Әлфия Когогина.

Ул Россия базарын үзебездә җитештерелгән яхшы сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле товарлар белән тутыруны хәл итү юлларына да туктады.

–                   Россия Президенты Владимир Путин 2020 елга базарны үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән тутыру бурычын куйды. Дөрестән дә, җитәр инде чит ил ризыгын ашарга. Ә моның өчен, иң беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау өчен көрәшәчәкмен. Шунсыз яхшы сыйфатлы продукция җитештерә алмаячакбыз. Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә түбән ставкалы кредитлар бирү, аларны зур сәүдә челтәрләренә кертү һәм продукциясе өчен вакытында исәп-хисап ясауга ирешергә кирәк-диде ул үзенең чыгышында

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International