Күзкәй мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары барысы да уңышлы гына тапшырып, аттестатлар алдылар. Гильфанова Айсылу мәктәпне алтын медальгә тәмамлады. Айсылуны һәм Республика олимпиадаларның призеры Мусина Диананы тәбрикләп, Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты В.Г.Махеев исеменнән Мактау грамотасын һәм акчалата премиясен мәктәпнең директоры М.М.Шайхаттаров тапшырды.Чыгарылыш кичәсендә балалар һәм әти-әниләр тарафыннан мәктәп коллективына рәхмәт сүзләре әйтелде.Ак юллар сезгә, хөрмәтле балалар!