Рамазан ае инде ахырына якынлашып килә.

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

  Рамазан ае инде ахырына якынлашып килә. Мөселманнар соңгы ун көн аеруча гыйбадәттә үткәрергә тырыша, чөнки нәкъ бу көннәрдә Кадер кичәсе булырга мөмкин.

5 июльдә Ураза гаете була. Бу көнне Татарстанның барлык мәчетләрендә бәйрәм намазлары укыла. Мәчетләрдә бәйрәм вәгазе сәгать 06.30 да башлана, 07.00 дә гает намазы укылачак.

Төп бәйрәм чарасы Казанның Галиев мәчетендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узачак. «Татарстан — Яңа гасыр» телеканалында Ураза бәйрәме чарасыннан туры трансляция дә булачак.

Голәмәләр шурасы әгъзалары һәм  казыйлар катнашында үткәрелгән җыелышта зәкят,садакаларга карата түбәндәге  карарлар кабул ителгән:

2016 елга зәкят нисабы күләме — 224000 сум.
Фитыр сәдака нисабы күләме  — 21600 сум.
Фитырның  күләме  — 100-600 сум.
Фидия  күләме – 200 сум.

Мәгълүмат Диния нәзарәте сайтыннан алынды.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International