Дәүләт хезмәтләре порталының популярлыгы арта. Торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен интернет аша түләүнең уңайлыгын елдан-ел күбрәк кеше тоя.
Заманча технологияләр, гомумән, тормышыбызны уңайлырак итте. Хәзерге вакытта дәүләт порталы аша электр энергиясе, җылылык, газ, фатирның сигнализациясе, өй телефоны һәм телевидение, эре интернет-провайдерлар хезмәте өчен өйдән дә чыкмыйча түләргә була.
Төрле түләүләрне башкарудан кала счетчиклар күрсәткечләрен кертергә һәм аларның билгеләнгән вакыт аралыгында үзгәрү динамикасын карап барырга, исәп-фактураларын һәм түләү тарихларын күзәтергә мөмкин. Бу вакыт һәм көчләрне бушка сарыф итмәскә ярдәм итә.