Районда яфраказык һәм витаминлы үләннәр җыю дәвам итә

2016 елның 29 июне, чәршәмбе

29 июньгә район буенча барлыгы 9702 гектар мәйданда күпьеллык үлән урылган. 8,5 мең тоннадан артык печән һәм 29 мең тонна сенаж әзерләнгән. Яфраказык һәм витаминлы үләннәр җыю дәвам итә. Шушы ук датага алар 93,2 тонна күләмендә тупланган. Бүгенгә шартлыча бер баш терлеккә 10,04 центнер азык туры килә.

 Терлек азыгы әзерләү буенча лидерлар рәтендә «Гигант», «Алмаз», «Вильданов» КФХ, «Сәйдәшев» исемендәге хуҗалыклар. «Сәйдәшев» исемендәге һәм «Алмаз» хуҗалыклары бер еллык печән запасы әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International