Электрон рәвештә хезмәт алуның өстенлекләре.

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә башкару электрон информацион киосклар (инфоматлар) аша һәм Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru, мобиль версиясе (m.tatar.ru) оештырылган.

Хәзер гражданнар белән бәйләнешле бу каналлар аша 25 дәүләт һәм муниципаль хезмәте күрсәтелә.

Порталда мондый мөмкинлекләр бар: хезмәтне электрон рәвештә алу өчен гариза биреп була; хезмәтләрне “on-line” түләргә ( дәүләт пошлиналарын, административ штрафларны, салым бурычларын, торак-коммуналь хезмәтләре, элемтә (телефония, Интернет, телевидение һ.б. лар) өчен түләргә, электрон чиратларга язылырга ( дәүләт һәм муниципалитет учреңдениеләре белгечләренә) була.

Бүген Татарстанда ЮХИДИ штрафларының 25 проценты электрон рәвештә түләнә, чит ил паспортларының 19 проценты электрон рәвештә тутырыла. Кайбер хезмәтләрне электрон рәвештә алуны кулланучылар кулайрак күрә: балалар бакчасына гаризаларның 59 проценты электрон рәвештә бирелде, ЗАГСка язылу өчен гаризаларның 74 проценты электрон рәвештә кабул ителде.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне республиканың барлык муниципаль районнарында зур идарәче компанияләре Портал аша кабул итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International