«Мәдәни җәй» проекты старт алды

2016 елның 1 июле, җомга

Ул Татарстанда 2013 елдан уздырыла башлады. Шул рәвешле авылларда һәр ел саен профессиональ иҗат коллективлары гастрольләрен оештыру матур традициягә әйләнде.«Мәдәни җәй» пректының максаты – мәдәниятне үстерү, мәдәни җәүһәрләр белән танышу өчен бердәй мөмкинлекләр булдыру.Күркәм традицияне дәвам итү йөзеннән, быел да авыл мәдәният учакларында дәүләт театры һәм концерт оешмаларының гастрольләре башланды, музей һәм китапханәләрнең күчмә күргәзмәләре эшли. Шулай ук язучыларның, шагыйрьләрнең, сәнгать әһелләренең халык белән очрашулары оештырыла, дип ачыклык кертә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International