Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк!

2016 елның 1 июле, җомга

Хәдисләргә караганда, Кадер кичәсе рамазанның 21, 23, 25, 27, 29 нчы кичәләренә туры килергә мөмкин. «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк», — диләр. Изге төнне гыйбадәттә үткәрик.

Ислам дөньясында айлар арасында – Рамазан ае, көннәр арасында – җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк вә иң мөкатдәсе буларак кабул ителгән. Бу көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) Коръән иңдерелә башлаган. Кадер кичәсенең Рамазан аенда икәнлеген белсәк тә, аның төгәл көне билгеләнмәгән. Бер хәдисендә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Кадер кичен Рамазанның соңгы ун көне арасыннан, бигрәк тә так санлы кичләреннән эзләгез дигән.

Кадер кичәсе көнне, гадәттә, аяз була, бернинди тавыш та булмый, җил дә исми, эт тә өрми, кошлар да сайрамый. Кадер кичәсе таңында кояш та ап-ак булып чыга.

Бу кичә мең айдан да хәерлерәк һәм савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Шуңа да Рамазан аеның соңгы көннәрендә төннәрен уяу торып, Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, барча гөнаһларыбыздан тәүбә-истигъфар кылып, намазларыбызны укырга тиешбез.

«Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе илләллаһу» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер», — диелә дини китапларда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International