Казанда мотоциклда узыш буенча Россия чемпионаты үткәрелә

2016 елның 1 июле, җомга

«Россиякүләм Супербайк кабат Казанда!» – 2 июльдә «Казан Ринг» трассасында узачак турнирның игъланындагы әлеге сүзләр RSBK-REPSOL 2016 мотоузышларының мавыктыргыч булачагы хакында искәртә.

Мотоузышларның шоссе-боҗра буенча Россия чемпионатында илнең төрле төбәкләреннән спортчылар катнаша. Шуңа да «Казан Ринг» трассасындагы узышлар вакытында трибуналар да тамаша кылучылар белән тулы булачак, дип өметләнә оештыручылар.

Ярышлар, дөрестән дә, мавыктыргыч булачак. Мотоузыш белгечләре «Казан Ринг» трассасының үзгәлеге буларак, аның тиз һәм техник яктан өстен узышчылар өчен кулай булуын искәртә.

Россия чемпионатына килгәндә, ул берничә этаптан тора һәм илдәге төрле трекларда үтә. Алар арасында – Moscow Raceway, N-Ring һәм KazanRing. Казандагы этап шул ягы белән үзенчәлекле – биредә сезонга нәтиҗәләр ясала.

Тамашачылар өчен күңел ачу чаралары да оештырыла. Спорт тамашасы 14:00 сәгатьтә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International