Пенсия фонды идарәсе 1 июльдән отчетлар кабул итү башланды

2016 елның 1 июле, җомга

Пенсия фонды идарәсе  1 июльдән 2016елның беренче ярты елы өчен эш бирүчеләрдән бердәм формадагы отчетлар кабул итү башланды. Яңа форма оешма буенча мәҗбүри пенсия иминияте һәм мәҗбүри медицина иминиятенең исәпләнгән һәм күчерелгән взнослар һәм һәр иминиятләнгән зат буенча шәхси персонифицирланган исәп мәгълүматларын үз эченә ала.

 Пенсия фонды Бердәм отчетларны квартал саен кәгазьдә квартал беткәннэн соң икенче айның 15 еннән, электрон рәвештә 20 сеннән дә калмыйча тапшырырга кирәклеген исегезгә төшерә. Срокның соңгы көне ял яисә бәйрәм көннәренә туры килгәндә отчет тапшыруның соңгы көне итеп шулардан соңгы беренче эш көне исәпләнә.Кәгазьдә отчет тапшыруның соңгы сроклары - 15август,   электрон рәвештә тапшыру сроклары –    22 август 

  Хезмәткәрләр  саны 25 тән артканда отчетны электрон имза белән тапшырырга кирәк.

  Отчетлар тапшыру вакытын бозган очракта закон буенча штрафлар каралган.

Взнос түләүчеләр өчен отчет әзерләү һәм тапшыруны шактый җиңеләйтүче отчет әзерләү һәм тикшерү Программалары Пенсия фондының www.pfrf.ru сайтында «Электрон сервислар» өлешенә куелган. Моннан кала Россия Пенсия фондының «Иминият взнослары түләүче кабинеты» электрон сервисы белән файдаланырга була.

Монда отчет формаларын, формат мәгълүматларын, отчетларны тикшерү кагыйдәләрен карарга була. Кабинетта хәзерге вакыт режимында түләү реестрларын карарга, исәп-хисап торышы турында справка алырга, түләү йөкләмәләре тутырырга, , иминият взносларын исәпләргә, квитанцияләр тутырырга, отчетларны тикшерергә һәм башка эшләрне эшләргә була.

Пенсионная справочная    30-42-42

E-mail: 383074@mail.ru

SMS-сообщения +7-960-088-30-74

Горячая линия ПФР 8-800-775-5445

Facebook www.facebook.com/pensionniy

Вконтакте: vk.com/pfr_ nabchel

Интернет-сайты: www.pfrf.ru,www.pfrrt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International