Автоградның сәнәгать зонасында юллар челтәрен торгызу эшләре тәмалануга багышланган тантана узды

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

  Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кысаларында автоградның сәнәгать зонасында юллар челтәрен торгызу эшләре тәмалануга багышланган тантанада катнашты. Чарада шулай ук Чаллы мэры Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы юллар хуҗалыгы һәм транспорт министры Ленар Сафин, «Моношәһәрләрне үстерү фонды» КБО генераль директорының беренче урынбасары Сергей Карпов һәм  РФ Дэулэт Думасы депутаты А. Когогина катнашты.Яңартылган челтәрнең гомуми озынлыгы - 27 км.   

Чаллы кешеләрен бу масштаблы эшләр тәмамлану белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген юллар шәһәрләр өчен, димәк, муниципалитетлар һәм икътисад өчен дә “кан тамырлары” кебек кирәкле.

Алар шулай ук автомобиль өлешләре җитештерүче «Федерал-Могул» ҖЧҖ, «ТЭМПО» Кама металл эшкәртү комбинатында, «CNH Industrial» авыл хуҗалыгы һәм төзелештә файдаланыла торган машиналар җитештерү предприятиесендә,чит илләрдә җитештерелгән авыл хуҗалыгы машиналарын йөртү һәм аларны карауны камилләштерүгә юнәлдерелгән «CNH Industrial» укыту үзәгенә булдылар 

 
   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International