8нче июль көнне Яңа Бүләк авылы “Сәйлән” балалар бакчасында “Светофор- минем дустым” дип аталган чара узды. Китапханәче нәниләргә светофор һәмюл билгеләренең, юл йөрү кагыйдәләренең әһәмияте турында аңлатып үтте. Балалар юл билгеләрен искә төшерделәр, табышмакларның җавапларын таптылар, юл билгеләре турындагы шигырьләр- җырларны башкардылар, мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Соңыннан һәр бала юл билгеләрен рәсемгә төшерде.