Яңа Бүләк авылы китапханәчесе балалар өчен “Һәр үләндә шифа бар” дип аталган экскурсия уздырды.

2016 елның 13 июле, чәршәмбе

Питрау ул-табигатьне олылау, аның биргәннәренә мәдхия җырлау.Табигать байлыклары, дару үләннәре белән таныштыру максатыннан Яңа Бүләк авылы китапханәчесе балалар өчен “Һәр үләндә шифа бар” дип аталган экскурсия уздырды. Бу көнне балалар гына түгел өлкәннәр дә дару үләннәре, мунча себеркесе төрләре, аларны җыю, киптерү  тәртибе белән таныштылар. Петрау букеты ясау, тәкыя үрү, себерке җыю кебек кызыклы  конкурслар оештырылды. Шулай ук балалар таяк тартышу, су ташу, капчык киеп һәм йомырканы кашыкка салып йөгерү кебек уеннарда да актив катнаштылар. Уеннарда катнашкан һәркемгә бүләкләр тапшырылды. Соңыннан учакта пешкән аш белән сыйландык.

Фото1

фото2

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International