Мәләкәстә Питрау бәйрәме һәр елдагыча күңелле узды. Матур итеп бизәлгән җигүле атлар белән җырлый-җырлый урам әйләндек, урманга барып шифалы үләннәр, чәчәкләр җыеп кайттык. Бәйрәмебез төрле кызыклы конкурслар , күмәк уен һәм җырбелән үрелеп барды .
Питрау бәйрәме белән котлап танылган җырчы Ринат Гобәйдуллин үзенең матур җырларын бүләк итте. Керәшен карендәшләребез – Түбән Мәләкәстән "Хәзинә" коллективының чыгышы да бәйрәмебезгә ямь өстенә ямь өстәде.