ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләр археологик музей-тыюлыгында «Сәләт» III яшьләр форумында катнашты.
Татарстан башлыгы Биләр аланлыгында урнаштырылган чатырлар белән танышты, Изге чишмә буйларын карады. “Сәләт”нең дәрәҗәсе үсә, аның хәзер Казанда да үз йорты бар. Аны Татарстанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә яхшы беләләр. Монда яшьләргә аралашу, мәгълүмат алмашу, яңалыклар үзләштерү өчен менә дигән мөмкинлекләр тудырылган. Сез елдан-ел активрак була барасыз һәм республиканың, илебезнең нигезе, киләчәге булып торасыз», – диде ул форумга җыелган балаларны сәламләп. “Сәләт” яшьләр үзәген 20 еллыгы белән тәбрикләде.
Бу чарада Тукай районы балалары да катнашты