Ана капиталының барлык суммасын да кулланмаган гаиләләр 25000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләү сорап мөрәҗәгать итә ала.
Бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап язылган гаризаны Россия Пенсия фондының территориаль органы яисә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләренең күпфункцияле үзәге аркылы биреп була
2016 елның 1 июленнән 25000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүне сорап Россия Пенсия фондының сайтында шәхси кабинет аша электрон рәвештә дә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булдырылган. Дәүләт хезмәте порталында шәхси кабинеты булган кеше әлеге хезмәт белән кулланган очракта аның Пенсия фонды бүлекчәсенә барып торуы кирәкми.
- на базе IOS, загрузив из App Store https://itunes.apple.com/WebObjects/MZStore.woa/wa/viewSoftware?id=987390268&mt=8
- на базе Android загрузив из Play маркета https://play.google.com/store/apps/details?id=com.pfr.pfr.pfrclient