Пенсия алуга алдан әзерлән

2016 елның 5 августы, җомга

Пенсияне законда билгеләнгән срокларда билгеләү – пенсия фонды идарәсенең төп бурычларының берсе. 

 

 Максат – пенсиягә чыгучы гражданнарга стаж һәм хезмәт хакы турында мәгълүмат булу-булмау, пенсияне дөрес һәм вакытында билгеләү турында хәбәр итү.

Бу мәсьәләдә алдан эшли башлау иминиятләнгән затларның түбәндәге периодларга эшчәнлеген ачыклау өчен башкарыла:

1.  Иминиятләнгән затның мәҗбүри пенсия иминиятләве системасында теркәлгәнгә кадәр хезмәт стажы һәм хезмәт хакын анализлау.

2.  Мәҗбүри пенсия иминияте системасында теркәлгәннән соң шәхси счеттагы мәгълүматларны ачыклау.

– Пенсиягә чыгучы кайсы срокта нинди документлар җыярга тиеш?

– Пенсия яшенә ярты ел кала пенсия билгеләү өчен төп документларны әзерләү сорала. Алар – ташламага ия хезмәт эшчәнлеге периодлары булган очракта, эш бирүчедән ачыклау белешмәсе (уточняющая справка) алу, 2000-2001 елларда хезмәт хакы турында мәгълүмат булмаган очракта, элекке эш бирүче яисә архив бүлегеннән 2002 елның 1 гыйнварына кадәр теләсә кайсы рәттән 5 елгы хезмәт хакы турында мәгълүмат табу таләп ителә.

 Таләп ителүче документларның торышын (сыйфатын)   таләпләре 

– Хезмәт кенәгәсендәге барлык язуларда дата, приказ, боерык һ.б. номеры булу шарт;

– хатын-кыз хезмәт кенәгәсендә фамилия алмашу турында язу булып, аны үзгәртүнең нигезләмәсе булмаса, моны раслаучы документ кирәк;

– хезмәт кенәгәсендә эштән китү вәкаләтле белгеч тарафыннан имзаланып, оешма мөһере белән расланырга тиеш;

– оешмалар тарафыннан ташламалы хезмәт стажын раслаучы белешмәләрдә почмакта штамп булу мәҗбүри. Анда оешма биргән документ реквизитлары күрсәтелә.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International