Бөртеклеләрнең яртысы җыеп алынды

2016 елның 5 августы, җомга

4 августка районда 42600 гектардагы бөртеклеләрнең 18000 гектары, ягъни 47 процентка якыны, җыеп алынды, дип хәбәр итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе. Барлыгы 65 мең тонна уңыш җыелды. Бу гектарыннан уртача 32,6 центнер дигән сүз. «Гигант», «Алмаз», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкларда барлык мәйданның 60 проценттан артыгы җыелды. Уртача уңыш күрсәткече «Ирек»тә (54,3 ц), «Гигант»та (47,8), «Кама» агрофирмасында (43,3) югары. Хәзер, нигездә, арпа һәм язгы бодайны урып-җыясы кала. Алар икесе бергә 22 мең гектар мәйданда.

«Чаллы яшелчәсе»ндә иртә өлгерүче кәбестәне җыя башладылар. 50 мең тонналап яшелчә сатылды. Хуҗалыклар шулай ук уҗымга туфракны әзерли башладылар. 

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International