Православие дөньясы Качману бәйрәмен билгеләп уза. Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарыла. Шундый чараларның берсе Кенәз авыл җирлеге Николая Чудотворца храмында да узды.