14 нче гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең 36нчы Яңа технологияләр лицей- интернатында Татарстанның JuniorSkills ярышларының “Мобиль робототехника” төренә сайлап алу туры үтте. Анда Татарстан Республикасының 28 районыннан, шул исәптән Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләреннән килгән 67 команда катнашты. “10+” категориясендә чыгыш ясаган 39 команда арасында Биклән мәктәбенең “Робототехника” түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар – Нияз Сәрвәров (5 кл.) һәм Артур Хәйруллин (6 кл.) – V урынны, ә “14+” категориясендә – Алмаз Якупов (10 кл.) һәм Ринас Нуриев (8 кл.) – 28 команда арасында I урынны алды (тренерлары Ренат Якупов).