22 гыйнварда – якташыбыз, Чечнядагы хәрби хәрәкәтләрдә башын салган Валерий Пучининның үлгән көнендә, «Татарстан» совхозы поселогындагы һәйкәл янында хәтер митингы үтте.
Анда хәрби хәрәкәтләр ветераннары, мәктәп укучылары, «Ватан» патриотик клубы әгъзалары катнашты. Жуков медале иясе, Чечня сугышы ветераны Олег Газашвили сугышчан дусларның истәлеге һәрвакыт йөрәк түрендә саклануын, үзләре исән чагында онытылмаячагын билгеләп үтте, яшь буынны илне сакларга һәрчак әзер булырга, физик яктан чыныгып үсәргә чакырды. Кнәз мәдәният йорты хезмәткәрләре Валерий Пучининның батырлыгы турында сөйләделәр, әнисе Елена Алексеевнага тирән хөрмәтләрен җиткерделәр. Егетнең истәлеген бер минут тынлык белән искә алып, һәйкәл янына һәм Валерийның каберенә чәчәкләр салдылар. Баласын онытмаганнары өчен Елена Алексеевна да үз чиратында олы рәхмәтләрен җиткерде, дип хәбәр итә мәдәният йорты директоры Тамара Тузеева.