Түбән Суыксу авылында үзенчәлекле күргәзмә оештырдылар

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Түбән Суыксу авылының мәдәният йорты директоры Надежда Логинова, сәнгать җитәкчесе Инзилә Садыйкова һәм китапханә мөдире Ләйлә Ихсанова шушы көннәрдә авылда үзенчәлекле күргәзмә оештырдылар. Мәдәният йорты каршына төрле-төрле елларда эшләнгән, матур итеп бизәлгән һәм заманча чаналарны тезеп куйдылар. 

– Иң кыйммәтле экспонатыбыз – ул үткән гасырның 60-70нче елларында ук эшләнгән чана, тал чыбыкларыннан үреп ясалган. Моннан тыш күргәзмәдә агачтан, алюминийдан, пластмассадан ясалган чаналар да урын алып торды. Күргәзмәне иң баштан балалар өчен генә дип корган идек, аларга кызыклы булыр дип килештек. Ә чынлыкта исә чаналар төрлелеге бөтен авылдашларыбызның да күңелләренә хуш килде. Алар чаналарны фотога төшерде, тарихлары белән кызыксынды, бер-берсе белән фикер алышты. Ә соңыннан теләге булган һәркем чаналарда рәхәтләнеп шуды, – дип язды редакциябезнең электрон почтасына Надежда Логинова. 

 «Якты юл» («Светлый путь») газетасының
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International