Милли көрәш ярышлары буенча Тукай муниципаль районы Кубогына беренчелек үтә.

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

28 гыйнвар көнне Сосновый Бор поселогының «Яшьлек» спорт комплексында татар-башкорт милли көрәш ярышлары буенча Тукай муниципаль районы Кубогына беренчелек үтә. Анда 1999-2001, 2002 һәм аннан да яшьрәк булган малайлар катнаша. Спортчыларны үлчәү сәгать 8дә, ярышлар сәгать 9да башлана. Катнашучыларның үзләре белән иминият кенәгәсенең төп нөсхәсе (оригинал страхового свидетельства), туу турындагы таныклык, уку җиреннән алынган справка (мөһере белән), көрәшү өчен махсус форма булуы мәслихәт. Ярышларның баш хөкемдары – Ильяс Гыйлаев, баш сәркатиб – Рафаэль Гыйззәтуллин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International