Эшмәкәрләр белән очрашу узды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Районда коррупциягә каршы көрәш буенча республика эксперт төркеме комиссиясе чаралары үтә. Шушы эш кысаларында чәршәмбе көнне эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты вәкаләтле вәкиленең эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары Артём Шәрәфетдинов һәм ТР Икътисад министрлыгының эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге башлыгы Динар Шакиров эшмәкәрләр белән очрашты.

Бизнес вәкилләре белән ачыктан-ачык уртага салып сөйләшү максатыннан, залга массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларын кертмәделәр. Очрашу тәмамланганнан соң без, эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, район эшмәкәрләрен нинди сораулар кызыксындыруы, нинди проблемаларны күтәрүләре хакында белештек. «Очрашуга авыл хуҗалыгы тармагында, сәнәгать, сәүдә өлкәсендә эшләүче   40лап эшмәкәр килгән иде. Алар салымнар түләүдәге кыенлыклар, төгәлрәк әйткәндә, салым инспекциясенә Алабуга шәһәренә йөрергә кирәк булуы турында, фермерларга җир участоклары бирүдәге аңлашылмаучылыклар, озакка сузылган документ эшләре турында сораулар бирделәр. Икътисад министрлыгы вәкиленнән  2017 елга ташламалы субсидияләр, микрозаймнар бирү дәвам итәчәкме, нинди программалар эшләячәк, дип мөрәҗәгать иттеләр. Мигрантларны эшкә җәлеп итүдә квота билгеләүдән ризасызлыкларын белдерделәр», – дип аңлатма бирде матбугат хезмәте.

– Эшмәкәрләрнең кайбер мөрәҗәгатьләрен без район хезмәтләренә дә җиткердек. Чит ил вәкилләрен эшкә җәлеп итүгә килгәндә, предприятиедә барлык хезмәткәрләрнең 50 проценты мигрантлар булу рөхсәт ителә, – дип белдерде район миграция бүлеге башлыгы Любовь Назаргалиева. – Бары тик аларның документлары тиешенчә рәсмиләштерелгән булсын. Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә урнашкан салым инспекциясе дә эшмәкәрләрне барлык сораулар буенча кабул итә – дип белдерде.

– Мин шәхсән үзем Чаллыдагы инспекциягә йөрим, – эшмәкәр Анатолий Касакин бу җәһәттән үз фикерен белдерде. – Ләкин моңа кадәр безгә салым суммасы ташлама белән килә иде. Мәсәлән, складлар, фермалар, тракторлар өчен түләми идек. Быел исә салым тулы күләмдә килде. Түләгез дә, аннары кире кайтарырбыз, дип аңлаттылар. Бу бит тагын кабат-кабат йөрү, документлар җыю дигән сүз. Тагын шунысы борчый, суд приставлары Менделеевскида урнашкан. Эш булгач, алар белән дә элемтәгә керергә туры килә. Казаннан килгән вәкилләргә бу проблеманы да җиткерәсем килгән иде. Мигрантлар мәсьәләсенә килгәндә, минем  үземдә андыйлар юк. Ләкин күп фермерларның чит ил кешеләрен эшкә чакырганын беләм. Чөнки авылда басуларда эшләргә кеше җиткереп булмый. Документлары тәртиптә, намуслы эшлиләр икән – нигә алмаска? – диде Анатолий Александрович.

Эшмәкәрләрнең хокукларын яклаучылар барлык сорауларны өйрәнәбез, дип белдерде, проблемаларны хәл итәргә булышуларын ышандырды. 

 

Фотода :Артем Шәрәфетдинов —эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча ТР Президенты вәкаләтле вәкиленең эшчәнлекне тәэмин итү бүлеге мөдире урынбасары 

Фото чыганагы: http://www.vasha-gazeta.ru/materials/main/arts/art-27449

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International