Ленинград блокадасы турында "Батырлык" дәресе узды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Кенәз мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Патриот" клубында Ленинград блокадасы турында сөйләшү, үткәннәрне барлау, батырларны искә алу, патриотик хисләр тәрбияләү буенча  тәрбия сәгате узды.Анда"Лебедушка" балалар бакчасы  нәниләре катнашты

Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгалардан санала. Төп-төгәл 871 көн (1941нең 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварынача) дәвам иткән әлеге мәхшәрнең кайтавазы әле бүген дә үзен сиздереп тора.

 

Дәһшәтле 1941 елның 8 сентябрендә камалышта калган ленинградчыларның 900 көнгә якын барган көрәшен, мөгаен, тарихчыларыбыз да бәян итеп бетерә алмый торгандыр. Лениград блокадасы 2 миллионнан артык кешенең гомерен кисә. Блокада башланганда Лениградтта ике миллион ярым кеше яшәгән, шуларның 400 меңе - балалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International