Круглое Поледа, башка җирлекләрдән аермалы буларак, җыен концерт номерлары белән башланды

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Круглое Поледа, башка җирлекләрдән аермалы буларак, җыен концерт номерлары белән башланды. Авыл җирлеге башлыгы Эльмира Низамиева үз чыгышында 2016 елда эшләнгән эшләр, киләсе елга бурычлар турында сөйләүдән тыш, озак еллар бергә яшәүчеләрне, тәрбиягә бала алган гаиләләрне, мал асраучыларны (ә андыйлар поселокта бик аз икән, шәхси хуҗалыкларда нибары 17 мөгезле эре терлек исәпләнә) билгеләп үтте. Башлыкның чыгышында да, җирлектә яшәүчеләрнең фикерләрендә дә соңгы елларда Круглое Поледа яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә күп эшләр башкарылуы, республика программаларының биредә актив эшләве билгеләнде. Поселок үсештә, дип ассызыкланды. Җитәкчелеккә сорау бирүчеләр булмады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International