21-22 гыйнвар көннәрендә Лениногорск шәһәрендә җиңел атлетика буенча республикакүләм балалар ярышлары уздырылды. Анда республиканың төрле төбәкләреннән, шулай ук Түбән Новгород, Саранск һ.б. шәһәрләрдән булган 2003-2004 елгы яшүсмерләр катнашты. Спортчылар 60 метрга йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, ядрә ыргыту кебек ярышларда үз көчләрен сынап карады.
Ядрә ыргыту буенчаярышта Мусабай-Завод авылы кызы Диана Хамедова катнашты,ядрәне 9 метр 39 сантиметрга ыргытып, Диана беренчелеккә чыкты, – (тренеры Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре Гаяз Бакусе)