Ветераннар арасында шахмат-шашка ярышы узды

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Район ветераннары арасында иң оста шахматчы һәм шашкачы кем? Шушы сорауны ачыклау максатыннан район ветераннар советының «Йолдыз» клубы (җитәкчесе Гөлфидә Гыйниятуллина) шахмат-шашка ярышы оештырды. Ул хакимият бинасының ветераннар оешмасы бүлмәсендә үтте. Катнашучылар арасында күп төрле ярышларда чыныгу алган, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнгән тәҗрибәле шахматчылар белән бергә шахмат уенын үз иткән өлкәннәр дә бар иде. 

Берничә тапкыр район чемпионы булган электәге хәзерләүләр конторасы җитәкчесе Миргарифан Шәмсетдинов, ярышларда даими тотрыклы яхшы нәтиҗәләр күрсәтүче Салихҗан Минсафин, Розалин Хәбибуллин, Юрий Овсянников, Рубис Зарипов кебек танылган шахмат уены һәвәскәрләре булуы әлеге ярышка үзенчәлекле ямьле төсмер өстәде.

Ярыш урыны тар булса да, өлкәннәр чын күңелдән 64 шакмаклы такта өстендә мог-

җиза тудырып уйнадылар. Хөкемдарлар 6 мөмкинлектән 4,5 очко туплаган Теләнче Тамак авылы хезмәт ветераны Юрий Овсянниковны җиңүче дип билгеләде. Ә 3әр очко белән Чаллыдан Миргарифан Шәмсетдинов һәм Мәләкәстән Михаил Калинин икенче-өченче урыннарны бүлештеләр.

Хатын-кыз шахматчы ветераннар арасыннан Яңа поселогы ветераны Лидия Удовенкога тиңнәр булмады.

Ветераннарыбыз шашка уенын бик ярата. Оста уенчыларыбыз да шактый. Мәләкәснең хөрмәтле шашкачысы Василий Иванов зур уңышка иреште. 6 тактада 6 очко туп-

лап, беренчелекне яулады. Круглое Поле поселогыннан Николай Дячков, Мусабай-Завод авылыннан Фәридә Фәрхетдиновалар икенче, Чаллыдан Рәшит Мәүләвиев, Түбән Суыксудан Галина Семенова өченче урынны бүлештеләр. Мондый ярышлар үзара аралашырга, күңелле ял итәргә ярдәм итә.

Хәмит Мөхәммәтшин,
хезмәт ветераны.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International