Кәлимулла Якупов истәлегенә багышланган биатлон ярышлары уза

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

4 февраль көнне Яр Чаллы шәһәрендә биатлон ярышлары буенча Советлар Союзы Герое Кәлимулла Якупов истәлегенә багышланган Тукай муниципаль районының беренчелеге һәм чемпионаты үткәрелә. 

Катнашучыларны теркәү сәгать 9да, ярышлар сәгать 10да башлана. Тулырак мәгълүматны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлегенең 70-12-46 телефон номерына шалтыратып, шуннан алырга була. 

Биатлон ярышларында призлы урыннар алган спортчыларга дипломнар һәм медальләр тапшырылачак. Җиңүче команда исә кубок белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International