Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңүенең 74 еллыгын билгеләп

2017 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

Сталинград янында совет гаскәрләренең җиңү яулавына 74 ел тулды.Шул уңайдан Кенәз авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче"Патриот" музеенда Батырлык дәресе уздырдылар  Сталинград янында кан коюлар (1942 елның 17 июленнән – 1943 елның 2 февраленә кадәр) Бөек Ватан һәм Икенче бөтендөнья сугышларында бөек борылыш чоры булды. Бу бәрелештә фашист Германиясе һәм аның союздашлары үлү, яралану һәм әсирлеккә төшү күренешендә 1,5 миллионга кадәр кешесен югалтты. Идел ярлары буенда барган сугышта фашист җиңелүгә дучар булганнан соң, Гитлер Өченче Рейх илләрендә өч көнлек матәм игълан итте. Ләкин Сталинград янында Җиңү безнең илебезгә бик кыйммәт бәягә төште: Совет Армиясенең югалтулары 1 миллион 200 мең кеше белән исәпләнә. 1943 елның февраленнән соң, Кызыл Армия барлык совет-герман фронты буенча стратегик һөҗүм башлады. Ул 1945 елның 9 маенда Бөек Ватан сугышында Җиңү белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International