Республиканың авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 2017 ел уңышы өчен минераль ашламалар алалар.
Минераль ашламаларны иң күп туплаган районнардан Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районын атарга мөмкин, районның аграрийлары бер гектарга 67,8 кг минераль ашлама туплаганннар. Әтнә районында бу күрсәткеч гектарга 65,2 кг тәшкил итә, Актаныш районында – 57, Зәй районында – 56,9, Тукай районында – 49,1, Сарман районында гектарга 49 кг тупланган.
Шул ук вакытта кайбер районнарда әлеге эш бик сүлпән бара. Мисал өчен, Әгерҗе районында гектарына нибары 16,1 кг ашлама тупланган, Лениногорск районында – 15,4, Яңа Чишмә районында – 12,9, Чирмешән районында – 11,5, Бөгелмә районында – 10,9 кг.