6 февральдә Тукай район шифаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» дигән Республика медицина фестивален уздыру чикләрендә оештырылган гадәттәге Ачык ишекләр көне узды. Чара барышында студентлар һәм мәктәпне укып бетерүчеләр белән очрашулар булды. Чараның максаты – Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау системасы белән укучыларны таныштыру, абитуриентларны Казан дәүләт медицина университетына, медицина училищеләренә һәм көллиятләренә тарту, медицина уку йортларын тәмамлаучыларны район хастаханәләренә эшкә тарту. Шушы чара чикләрендә районның 24 укучысы дәвалау оешмасының структур бүлекчәләре эше белән таныштыларАнда район шифаханәсенең баш табиҗе Галим Сабирҗанов,бүлек башлыклары катнашты һәм чыгыш ясады.Шулай ук очрашуда Казан дәүләт медицина университеты студенткасы Кириллова Маргарита чыгыш ясады.