Тукайлылар фермерлар ассоциациясенең XVII съездында катнашты

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

Казан шәһәренең Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XVII съезды узды.

Аның эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов , Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров, шулай ук район фермерлары ассициацияләре рәисләре, крестьян-фермерлык һәм шәхси ярдәмчелек хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Тукай районын әлеге чарада авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Хәйдәр Сабитов, крестьян-фермерлык хуҗалыклары җитәкчеләре Анатолий Касакин, Ренат Ханов, Илдар  Әшрәфуллин, Таһир Хөрмәтуллин һәм Гүзәл Хөсәеновалар тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International