9 февраль көнне сәгать көндезге 12дән тукайлыларны РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Әхмәтшин кабул итә. Чара Яр Чаллы шәһәре, Сөембикә проспекты, 69нчы йорт адресы буенча Яр Чаллы Тикшерү бүлеге бинасында үтәчәк. Кабул итүгә килү өчен 8 (8552) 47-06-35 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.