Россия Пенсия фонды Татарстанда яңа интернет-хезмәт эшләтеп җибәрде

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе
Россия Пенсия фонды Татарстанда яңа интернет-хезмәт эшләтеп җибәрде

Республикада яшәүчеләр медицина препаратларын алуга һәм дәвалау урынына бушлай баруга гаризаларын интернет аша юллый алачак.

Россия Пенсия фондының чираттагы яңа интернет-хезмәте сынау рәвешендә беренче булып Татарстанда эшләп китте. Ул республика халкына социаль хезмәтләр җыелмасы белән читтән торып файдалану мөмкинлеге бирә. Ягъни хәзер медицина препаратларына, шифаханә-курортларга юллама алуга, дәвалау урынына бушлай баруга гаризаларны интернет аша биреп булла, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International