13 февральдә Сәмәкәй авылында яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Тахавиева Суфия Гәздәли кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләрне район башлыгы урынбасары Р. Закиров җиткерде һәм Россия Президенты В. Путинның котлау открыткасы һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.