Түбән Суыксу мәктәбендә Парламент дәресләре узды. Анда авыл җирлеге башлыгы Наис Сәйфетдинов катнашты
Быелгы Парламент дәресенә «Татарстан – 2030: республиканың киләчәгенә минем керткән өлешем» дигән теманы сайлаганнар. Татарстан үзалдына куйган стратегиянең үзәгендә – заманча икътисадның нигезен тәшкил итүче кеше капиталы ята. Мәктәп укучылары Татарстанның социаль-икътисади үсешенә нинди өлеш кертә алулары турында үз фикерләрен җиткерә алды.Зур эшләр кечкенә эштән башлана. Кеше бүгенге көн белән түгел, ә киләчәген уйлап яшәргә тиеш.