Тукай районы урамнарында җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре белән берлектә халык дружинниклары да кайгырта.Бүгенге көндә эчке эшләр идарәсенендә 23 хокук саклау отряды эшли. Анда 132 кеше исәптә тора .Январь аенда халык дружинниклары 5 профилактик рейдта катнашкан ,2 зур чара уздырган ,алар катнашында 39 административ хокук бозу очраклары төркәлгән
Исегезгә төшерәбез, халык дружинасы РФ гражданнары инициативасы белән төзелде. 2014 елның 2 апрелендә “Гражданнарның җәмәгать тәртибен саклауда катнашуы турында” федераль закон кабул ителде. Анда халык дружинасың максат һәм бурычлары, эшчәнлек юнәлеше төрләре, дружинникларның хокукларын һәм вазыйфаларын, җирле үзидәрә органнары һәм хокук саклау органнары белән үзара эшчәнлек тәртибе язылган.