РФ Торак кодексындагы яңа нормативлар гамәлгә керде

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

ТРның Министрлар Кабинетында узган брифингта шушы тема күтәрелде. Күпкатлы йортта гомумйорт ихтыяҗларына (ОДН) тотылган салкын су, җылы су, электр энергиясе, шулай ук подвалга җир астыннан саркып чыккан суларны корыту эшләре өчен түләү алына. Күпкатлы йортта яшәүчеләр моңа кадәр гомумйорт ихтыяҗлары, ягъни чыгымнары өчен түләүләрне хисап кәгазендә «коммуналь хезмәтләр» графасында башкардылар. Хәзер әлеге түләүләр «торакны карау» (содержание жилого помещения) графасына күчерелде.

Фото ogic.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International