Мәскәү – Казан тиз йөрешле магистрале

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

 

«Мосгипротранс» проект институты исәпләүләре буенча Мәскәү – Казан тиз йөрешле магистрале икътисадның 220 тармагында 370 меңнән артык эш урыны булдыруга этәргеч бирәчәк.

Проектчылар, магистраль сузылачак төбәк бюджетлары 880 млрд сумнан артык өстәмә керем алачак, дип саный. Тиз йөрешле магистраль салыначак зонада 30 млнлап россияле яши.

Искәртеп үтик, Мәскәү – Казан тиз йөрешле магистраль проекты концессия төрендә дәүләт-шәхси хезмәттәшлек шартларында төзеләчәк. 770 чакрымга сузылачак поезд юлы Мәскәү – Түбән Новгород һәм Түбән Новгород – Казанны тоташтырып, ике фазада төзү ниятләнелә.
Чыганак :Татар-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International