Боерган авылының «Кызыл калфак» балалар бакчасы мөдире Гөлфия Шамилова, Сәмәкәй авылы төп гомумбелем бирү мәктәбе директоры урынбасары Инзилә Шәмсетдинова, Теләнче Тамак авылының Нурми Шәрипов исемендәге урта гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Тәкыя Шәкүрова Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнделәр.Аларга бүләкләрне Район Советының уникенче утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды.