"Батырлар янәшәсендә" дигән бик матур, җылы очрашу үткәрелде

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

18 февраль көнне, Иске Абдул урта мәктәбендә "Батырлар янәшәсендә" дигән бик матур, җылы очрашу үткәрелде. Очрашуга кадерле кунаклар итеп әфган сугышы ветераннары чакырылган иде. Үзебезнең авылыбыз егетләре: Якупов Айбулат Мунирович,Хафизов Накип Мирзагетдинович, Насыров Илдус Кәшифович, Хузиахметов Риф Муллахметович белән беррәттән Мөслим районы әфганчылары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Госманов Данил Дамирович, Чаллы әфганчылар Союзыннан Ахметзянов Равил Ахатович, Сарман районы әфганчылар иҗтимагый оешмасыннан Фазлеев Багзар Ахтямович та чакырылган иде. Шулай ук хәрби- патриотик җырлар авторы, әфганчыларның якын дусты Әхмәтханов Рөстәм Котдусович үзенең матур җырларын балаларга бүләк итте. 
Әфганчы-ветераннар үзләренең сугыш истәлекләре белән уртаклаштылар, укучыларга киңәшләрен бирделәр. Укучылар сугышта булган кызыклы хәлләр, фаҗигале вакыйгалар турында тын да алмыйча тыңладылар, сорауларын бирделәр. 
Ветераннарга укучылар җырлар бүләк иттеләр. 
Бугенге очрашу шуның белән белән үзенчәлекле булды. Ветераннар балаларга үзләренең җырларын тәкъдим иттеләр. 
Без әфганчы-ветераннарга, вакыт табып, очрашуга килгәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез. Алдагы тормышларында уңышлар телибез.
Бу очрашу балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия чара булды. Укучылар янәшәбездә яшәүче батырларыбызны белеп үсәргә тиеш.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International