Чаллы шәһәренең 7 мәктәбендә компьютер грамотасына өйрәтү курслары оештырылды .Бу уку “Россия пенсионерлары Берләшмәсе” иҗтимагый оешмасы һәм РФ Пенсия фондының “Өченче буын университеты” проекты кысаларында үткәрелә.28 февраль көнне "Нур" яшьләр үзәгендә 60 пенсионерга укуларын тәмамлаулары белән котлап Пенсия фонды идәрәсе башлыгы Эдуард Фәттахов сертификат тапшырды
Тукай районында яшәүче пенсионерлар да бу проектта катнаша ала, ягъни компьютерда эшләргә бушлай өйрәнергә мөмкин. Шунысы мөһим – уку шәһәрдә түгел, районда барачак .Киләсе курслар өчен теләге булганнарга 8-906-123-40-8 0телефоны буенча язылырга мөмкин,адресы пр. Набережночелнинский, 47йорт