Тукайлыларны керемнәренә декларация тутырырга соңга калмаска чакыралар

2017 елның 1 марты, чәршәмбе
Шәхси эшмәкәрләр, нотариуслар, адвокатлар, шәхси практика белән шөгыльләнүче физик затлар салым органына керемнәреннән декларация тапшырырга тиеш. Шулай ук 2016 елда милек, кыйммәтле кәгазьләр, устав капиталы өлеше сатудан, фатирын, бүлмәсен һәм башка биналарын арендага бирүдән, бүләк алудан, лотереяда отудан алынган һ. б. шундый керемнәрдән дә декларация тапшыру сорала. Срок – 2017 елның 2 маена кадәр. Соңга калган очракта штрафлар карала.
Декларацияне Федераль салым хезмәте сайтының «Программные средства» бүлегендә «Декларация 2016» программасын кулланып тутырырга була. Бу эшне  «Салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты» аша да башкарырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР буенча 9нчы районара салым инспекциясе. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International