Яңа поселогында I кышкы ГТО фестивале кысаларында ату спорты буенча Тукай районы чемпионаты һәм шәхси-команда беренчелеге булып узды. Анда мәктәп, авыл җирлекләре, предприятие һәм оешмаларның җыелма командалары катнашты.
Нәтиҗәдә мәктәп укучылары арасында шәхси беренчелеккә (кызлар) I урынга Бордыдан Наталия Утяшова лаек булды. II һәм III урыннарда Мәләкәс авылыннан Валерия Михайлова һәм Бикләннән Алинә Хәсәнова калды. Егетләр арасында I урында – Алмаз Шәрәфиев, II урында – Рәмзил Фәхертдинов, III урында – Данил Пантелеев, барысы да Сәмәкәйдән.
Оешмалар арасында шәхси беренчелектә (хатын-кызлар) Иске Абдулдан Зөһрә Харисовага, Кече Шилнә авылыннан Лилия Садриевага һәм «Татарстан» совхозы поселогыннан Людмила Беловага тиңнәр булмады. Ир-атлар арасында беренче өчлек түбәндәгечә билгеләнде: I урын – Бәткедән Фатыйх Галәветдинов, II урын – Сәмәкәй авылыннан Илназ Гарифуллин, III урын – Ришат Харисов.
Авыл җирлекләре арасында беренче урын Иске Абдул авылына бирелде. Икенче һәм өченче урыннарда Кнәз белән Әҗмәкәй авыл җирлекләре калды.
Командалар арасында I урынга Сәмәкәй мәктәбе лаек дип табылды. II урын – Мәләкәс, ә III урын Биклән мәктәбенә бирелде.
Ярышларда барлыгы 189 кеше катнашты. Призлы урыннар алучы спортчылар һәм командалар медаль-грамоталар белән бүләкләнде. Җиңүче командага исә кубок тапшырылды.