Яңа поселогында полиатлон буенча район ярышлары үтте. Егетләр үз көчләрен 3 километрга чаңгыда йөрү, тартылу, пневматик винтовкадан ату кебек спорт чараларында сынап карады. Кызлар исә шулай ук 3 километрга чаңгыда йөрү, гәүдәне күтәрү, пневматик винтовкадан атуда ярышты. Барысы бергә ярышларда районның 15 мәктәбеннән 60тан артык кызлар-егетләр катнашты.
Шәхси беренчелектә беренче урынга Кече Шилнәдән Динара Шаһивәлиева һәм Яңа поселогыннан Артем Абрамов лаек дип табылды. Икенче урын Кнәздән Элиза Шәмсиевага һәм Сәмәкәй авылыннан Айнур Фәсхетдиновка бирелде. Өченче урында Яңа поселогыннан Ранэля Сәйфетдинова, Күзкәй авылыннан Тәлгать Шәфигуллин калды. Командалар арасында Яңа поселогының беренче төркем спортчыларына тиңнәр булмады. Икенче һәм өченче урыннар Кнәз белән Калмаш мәктәпләренә бирелде.