Хәзер барлык тукайлылар да рәсми булмаган мәшгульлеккә каршы көрәшкә кушыла ала. „Соры” хезмәт мөнәсәбәтләренең нинди генә варианты да, һәм аларның нәтиҗәсе буларак, „конвертта” эш хакы түләнү түбәндәге мәсьәләләргә китерә. Бер яктан, эшчегә зур күләмдә хезмәт хакы түлиләр кебек, чөнки салым, мәҗбүри социаль страховкалау фондларына взнослар тотылмый, димәк, аның „кесәсендә” күбрәк акча калырга тиеш. Ләкин хезмәткәр эш бирүче белән мөнәсәбәтләрдә тулысынча яклаусыз кала. Ягъни, эш бирүче аның хокукларын бозса яки ничек тә булса чикләсә, ул үзенең законлы ихтыяҗларын яклый алмаячак. Хезмәт мөнәсәбәтләре фактын судта исбатлавы катлаулы
. Хезмәт хакын тоткарлау, аны «конвертта» түләү очракларына юлыкканда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат порталына хәбәр җибәрергә һәм 70-00-76 телефоны буенча район башкарма комитетының кайнар линиясенә шалтыратырга була.