Тукай районы Мәләкәс авылының "Питрау" балалар фольклор ансамбле җәй көне үрнәк ансамбль исеменә лаек булган иде. 2 март көнне "Шатлык" яшьләр үзәгендә уткән шәһәр күләм "Талантлы шәһәр" исемле конкурсның 2 турында катнашты. 6 мартта Яр Чаллы шәһәрендә үткән "Россия Талантлары" ачык халык-ара телевизион фестивалендә хореография номинациясендә катнашып 1 дәрәҗә лауреат дипломы алды. Мәскәүдән килгән жюри әгъзәләре ансамбльне иң яхшы коллектив дип тапты һәм 2 сентябрь көнне Мәскәүгә шәһәр көненә чакырды.
Коллектив җитәкчесе Адамова Л.Н.
--
Мелекесский СДК