Соры хезмәт хакына эшләмәскә чакыралар

2017 елның 6 марты, дүшәмбе
Эш бирүчеләр, салым түләүләрен киметү максатыннан, хезмәткәрләренә эш хакының бер өлешен генә рәсми рәвештә түлиләр. Хезмәт килешүендә дә шушы сумма гына күрсәтелә. Эш хакының калган өлеше “конвертта” бирелә. Бу өлеш оешманың рәсми документларында күренми һәм, әлбәттә инде, аннан салым да тотылмый.  
Хезмәткәрләр эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен караганда, күбрәк түләнә торганына өстенлек бирә, акча легаль биреләме, юкмы – аңа игътибар итеп тормый. Мондый шартларга риза булып, хезмәткәр эш бирүчедән бәйлелеккә эләгә. Хезмәт хакының “соры “өлешен эш бирүче үзе теләгәнчә түли, премиядән дә мәхрүм итә ала, алынмаган отпуск өчен компенсацияне, больничныйларны да рәсми өлештән генә бирә һәм юридик яктан бернинди законнарны да бозмый. Кайбер эш бирүчеләр хәтта “соры” өлештән салым басып калу җаен да таба.
Эш бирүченең хезмәт хакының “ак” өлешеннән генә салым түләве РФ Салым кодексында икътисадый җинаятьләрнең бер төре буларак билгеләнә. Әгәр гаеп исбатланса, эш бирүчегә административ яки, зыян күләменә карап, җинаять җаваплылыгы да яный. 
Хезмәт хакын “конвертта” алырга риза булучылар түбәндәге күңелсезлекләр белән очрашырга мөмкин:
- җитәкче белән конфликт килеп чыкканда килешүдә күрсәтелгән рәсми хезмәт хакын гына алуга;
- отпуск, больничный, эштән киткәндә түләнә торган акчаларны тулысынча алмауга;
- кыскартылу, уку, бала туу һәм башка шундый очракларда барлык социаль гарантияләрдән мәхрүм калуга;
- банктан кредит ала алмауга;
- виза алганда каршылыкка юлыгуга;
- пенсия һәм инвалидлык акчаларының иң аз күләмдә билгеләнүенә.
Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен хезмәткәрләр соры хезмәт хакына эшләүдән баш тартырга тиешләр, дип белдерә район мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Сиврюк.  
 
 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International