17 февральдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Әлмәндәр варислары» дигән Шәүкәт Биктимеров исемендәге Халыкара балалар театр иҗаты фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды. Фестивальдә театр сөюче, танылган һәм танылмаган, сәхнәгә мөнәсәбәте булган халыкның олысы-кечесе җыелган иде. Илдус Әхмәтҗанов, Наил Дунай, Нәҗибә Ихсанова, Ринат Таҗетдинов, Илдус Габдрахманов һәм башка мәшһүр театр артистлары белән якыннан аралаша алу – иң нәтиҗәле илһам чыганагы. Монда үзеңне күрсәтү белән беррәттән, мәртәбәле остазлардан файдалы киңәшләр алу мөмкинлеге дә бар иде. "Сәнгатьле уку"номинацияләр Мәләкәс мәктәбе укучысы Михайлова Валериядиплом белән бүләкләнде Укытучысы Умнова Лилия Ивановна.